Тосты, поздравления и пожелания на свадьбу, юбилей и день рождения на татарском языке


Туйга матур телэклэр татарча

*** Исеңдә тот дустым, (Исем) Һәрвакытта бул сабыр. Эштә оста һәм батыр Сүзгә кыска һәм тапкыр.

Син дэ тыңла, (Исем) Сиңа да бар ике сүз, Өйнең яме, ашның тәме — Ирен сөйгән хатын кыз.

*** Йөзегеңдә нур уянсын, Табынга җыр куй әйдә. Бөтен изге теләкләр дә Килен белән кияүгә.

*** Йөзләрегез бүген көләч сезнең. Алдыгызда тормыш диңгезе. Чын күнелдән котлыйм сезне. Бер-берегезне ныклы яратыгыз. Кабул булсын изге теләкләр Тормыш сукмасында юлдаш булсын Типсен бергә сезнең йөрәкләр.

*** Кияү кәләш идегез, Ир дә хатын булдгыз. Инде хәзер шушы хәлдә Йөзгә кадәр торыгыз. Үзегез күп ул-кызларга Ата-ана булыгыз.

*** Котлы булсын яшьлек тантанасы, Котлы булсын сөю хисләре. Зур уңышлар белән алга илтсен Сез барачак гомер юллары.

Тулып торсын бәхет чишмәсе, Ташып торсын бәхет чиләге. Озын гомер, саф мәхәббәт – Барыбызның сезгә теләге.

Туйга телэклэр татарча

*** Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю хисен, Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез — гомер юлдашы.

*** Очраштырган сезне язмыш, Гашыйк парлар булгансыз. Чәчне чәчкә бәйләшергә Вәгъдәләр коргансыз.

Тормышка аяк басасыз, Пар килгәнсез икегез. Сөешеп кенә яшәгез, Тигез гомер итегез!

Бездән сезгә изге теләк: Бергә типсен сезнең йөрәк. Турә булсын түрегездә — Мәхәббәт бер-берегезгә.

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз, Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз. Яшәгез сез бер-берегезне яратып, Бу җиһанга сөю нуры таратып!

*** Бигрәкләр пар килгәнсез, Сокланмый мөмкин түгел! Мәхәббәтегез нурыннан Яктыра безнең күңел!

Бүгеннән башлап — гаилә, Пар канат, пар сандугач! Бишек җырлары сайрарсыз Балаларыгыз тугач…

Ходай сезне тиң яраткан, Бер-берегезгә караткан, Сезгә бүген дөнья да тар, Сез — җиһанда иң гүзәл пар!

*** Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә барыгыз. Бетмәс куанычлар килсен сезгә, Күтәренке булсын күңелегез. Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән Үтсен иде килер көнегез.

Татарча туй котлаулары

*** Ак фатаңны салып иңнәреңә Утырасын табын түрендә Бар дөньяңның шул гүзәллеге Чагылладыр синең йөзеңдә.

*** Алып килдек сезгә теләкләрне Теләгебез безнең кечкенә. Бер-берегез өчен тормышта да Булыгыз алтын-көмеш кенә

Пар кугәрченнәрдәй гөрләшеп Яшәгез гел бергә-бергә Тату гаилә, тыныч тормыш Бездән теләк бары шул сезгә.

*** Бер-берегезне табып кавышкансыз, Икегез дә нинди сөйкемле! Күзгә-күз карашып елмаясыз, Бер гөл чәчкәләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк, Иптәш, сердәш булыгыз, Давыл-яңгырга бирешмичә Гел янәшә торыгыз! Котлы булсын туегыз!

*** Борын бабалардан калган Бергәләп гаилә кору. Гаилә корып тигез, тыныч, Матур тормышта тору

*** Бүгенге көн исегездә калсын Сөю нуры булып, Гомер юлыгызда кабатлансын Сөю җыры булып!

Мәхәббәтнең гомере озын булсын, Чит-ятларга тәрәз ачмагыз, Бер-берегезгә булган назлы хисне Гомерегез буена саклагыз!

Татарча котлаулар туйга уз сузлэрен белэн

*** Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

*** Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер көнегез!

*** Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю хисен, Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез — гомер юлдашы.

*** Ай-кояштай елмая Бүген сезнең йөзегез Аерым идегез сез кичә Буген инде икегез. Ике йөрәк, бер үк җырны Җырлый башлый бүгеннән Кайгы-хәсрәт дигәннәре Ерак йөрсеннәр сездән. Дуслык, туганлык хисләре Алар сездән сүнмәсен. Үстерегез уллар-кызлар Гомер әрәм утмәсен. Тормыш булгач — барда була. Булыр авыр минутлар Бергә-бергә киңәш итсәң, Алар сездән тиз узар.

Туй белэн котлаулар

*** Бәхет таң булып яктыра, Бәхет көне кош булып сайрый, Бәхет ул дулкын өстендә Аккош калдырган каурый.

Бәхет — кочактагы чәчәк, Утнын ул ялкынлысы. Маңгай тиреннән башланган Бәхетнең иң олысы.

*** Онытмагыз, сагать санап тора Минутларың узып барганнын Югалтмагыз мәнге саклагыз сез Мөхәббәтнең алтын балдагын.

Айкалмасын, чайкалмасын Булып торсын кесәгез Ике тармак роза кебек Гел янәшә яшэгез.

*** Гаилә өчен җаваплык Икегезгә төшә. Нык саклагыз мөхәббәтне Эш шунда гына пешә. Сезне ихлас тәбриклимен Бәхетле тормыш телим Олыларга ихтирамлы Балаларга ихтибарлы булыгыз. Ныклы гаилә корыгыз. Тигез тату торыгыз. Үстерегез батыр уллар, Унган һәм матур кызлар. Менә шушы инде дуслар, Әйтәсе килгән сүзләр.

Татарча котлаулар туй белэн

Газиз балам, һич ышанмый күңелем, Әле генә нәни кыз идең… Кай арада үсеп буйга җиттең, Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын Сайлап алды синең йөрәгең. Ак кар кебек туй күлмәген кию – Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең Нинди җаваплылык йөкләвен. Туй күлмәге һәм кулдагы балдак Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны, Бу вазыйфа булсын гомергә. Насыйп булсын сезнең көмеш туйга Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә Кызартмадың минем йөземне. Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм Чын йөрәктән әйткән сүземне.

Туй көнендә сезгә теләк телим, Гомерегез аклыкка тулсын. Туй көнегез җәйдә булган кебек, Күңелегездә җылы җәй булсын.

Татарча котлаулар туйга

*** Бу дөньяда һәрбер нәрсә, һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Ике ялгызның бер- берсен табуы олы могҗизага тиң. Менә сезнең дә кавышу мизгелләре безгә искиткеч матур, серле, могҗизалы тоела. Сез бүген шундый матур, гүзәл, күз явын алырлык кияү белән кәләш. Шуңадырмы теләкләрнең дә матурын, изгесен чын күңелдән сезгә телисе килә. Кадерле балалар, гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле. Кызым, … бүген аеруча якын итеп кызым дип дәшәсе килә. Чыннан да син миңа кызым шикелле якын кадерле. Әйе, кызым …! Бүгеннән син безнең кадерле кызыбыз, янәшәңдәге сөйгәнеңнең хатыны да, киләчәктә, алла боерса, туасы балаларыңның анасы да. Сиңа шушы олы бурычларны үтәү юлыңда бары уңышлар, сәламәтлек, күтәренке рух телисбез. Тормышыңның нинди чаклары гына булмасын күңел түрендә һәрчак үрнәк булып торсын әти-әниегез, хәтереңдә йөрсен бала чагың. Үзеңне бөтен барлыгың белән гаиләңә, иптәшең …, балаларыңа багышласаң, үзең тойган һәм тоя алмаган бар назларны шуларга бирсәң син бик бәхетле булырсың. Улым,..! Синең кулда бүген сөю кояшы. Күңелеңә кертеп оялатсаң аны нур чаткылары күзләреңдә балкып торыр. Шул чаткыны күргән һәрбер кош синең баш очыңнан узганда «Син бәхетле, син бәхетле, куеныңда сөйгән кыз» дип сайрар. Бәхетле булыгыз! Бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез! Сөегез, сөелегез! Иң изге теләкләр белән Әти-әниегез!

*** Абау дустым! Бигрәк матур киенгәнсең! Тьфу! Күзем тошмәсен Күлмәген дә килешкәнен Сайлап кия белгәнең Үзгәрде йөрүләре Узгәрде көлүләрең Әллә кайлардан күренә Бик бәхетле көннәрең Алдагы бәхет көннәрең Бәхетле үтсен шулай. Кияүгә гел карап торасың Бик яратасың бугай Ә син кияү? Хәзер безнең зур нәселдә Кияү булдың түгелме? Кадерен бел, ким-хур итмә Саклый бел безнең кызны.

Никах белэн котлау

Никах мәҗлесенә Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл. Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде. Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

Елмаюлы китаплар

  • Кызыклы афоризмнар

    199 ₽ Сатып алырга

  • Йокы даруы

    199 ₽ Сатып алырга

Рейтинг
( 1 оценка, среднее 4 из 5 )
Понравилась статья? Поделиться с друзьями: